Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда Фидан Гафаровны искә алганнар
Башкортстанда Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровны искә алу көнен билгеләп үттеләр. 12 октябрьдә аңа 78 яшь тулган булыр иде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
- Башкорт драма театрының тулы бер чорны гәүдәләндергән танылган актеры Фидан Гафаров 2025 елның 27 апрелендә вафат булды.
Фидан Гафаров театрда һәм кинода 100 дән артык роль башкарган. Җырчы башкаруындагы «Кышкы романс» һәм «Уфа юкәләре» җырлары иң популярларның берсе дип танылган. Фидан Гафаров Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең Мактаулы гражданы иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз