Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда Фәридә Кудашева истәлегенә чаралар узды
Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында күренекле җырчы, башкорт эстрадасы легендасы Фәридә Кудашеваның тормышына һәм иҗатына багышланган экспозиция ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Экспозициядә Фәридә Кудашева турындагы китаплар, җырлары тупланган дисклар, шулай ук аның шәхси әйберләре: сәхнә күлмәкләре, бизәнү әйберләре урын алган. Шәхси архивындагы фотоларда иҗат юлының якты мизгелләре сурәтләнгән.
Ачылышта Башкортстанның халык артистлары Зөлфия һәм Рөстәм Кудашевлар, Роберт Тимербаев, Дамирә Сәетова, «Нур» Уфа татар дәүләт театры директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин катнашты.
«Китапханәдәге ачылыш тантанасы «Ике аккош» республика музыкаль бәйгесенә башлангыч бирде. «Ике аккош» исеме — Фәридә Кудашева һәм аның тормыш иптәше, композитор һәм музыкант Бәхти Гайсинның Россиянең мәдәни мирасына зур өлеш керткән тугрылыклы иҗат берләшмәсен символлаштыра», – диде Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров.
Сәхнәдә республиканың 15 район-шәһәреннән килгән 24 солист һәм 6 ансамбль чыгыш ясаган. Бәйгедә 14 яшьтән 68 яшькәчә 63 кеше катнашкан.
Фәридә Кудашева – башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы, РСФСРның атказанган (1972), Башкортстанның халык (1968), Татарстанның халык (1990) артисткасы, Татарстан Республикасының Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1996).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз