news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда дүрт хатын-кыз утырган машина суга төшеп китеп, өчесе үлгән

18 нче апрель көндез Башкортстанның Зианчура районындагы Ямашлы сусаклагычында коточкыч фаҗига булган: ВАЗ-21140 суга төшеп, өч пассажир хатын-кыз батып үлә, рульдә булган ханым машинадан яр буена чыгып исән кала.

Башкортстанда дүрт хатын-кыз утырган машина суга төшеп китеп, өчесе үлгән
Башкортстан буенча МЧС идарәсе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зианчура районы бүлеге тикшерүчеләре Күгәрче авылында яшәүче 1974 елгы ханымга карата РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсенең 6 нчы часте (юл хәрәкәте, транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозып, исерек хәлдә саксызлык аркасында ике һәм күбрәк кешенең үлеменә китерү) буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзер бу ханымга 15 елга ирегеннән мәхрүм булу куркынычы яный. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фаҗига аркасында ун бала әнисез калган: 53 яшьлек ханымның – биш баласы, 36 яшьлек мәрхүмәнең – ике, 49 яшьлек хатын-кызның өч баласы ятим калган. рульдәге исән калган ханымның өч баласы бар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, алдагы көнне рульдәге ханым хезмәттәшләре белән исерткечләр кулланган. Аннары машинага утыртып, сусаклагыч янына таба юл тоткан. Дамбадан барганда, идарәсен югалтып, суга төшеп китә. Батып баручы машинадан үзе чыгып котыла һәм ярга йөзеп чыга. Анда берәү, юеш киемдә утыручы кешене чамалап алып, ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар килгәч, бу ханым һәлакәт турында сөйләп бирә. Полиция бүлегенә шалтыратып, хезмәткәрләр килгәч, өч мәетле машинаны су төбеннән чыгаралар. Тикшерү нәтиҗәсендә, рульдәге ханымның исереклек дәрәҗәсе 0,928 мг/л күләмендә ачыклана.

Дүрт хатын-кыз барысы да «Ямашлы» ял йортында пешекчеләр булып эшләгән. Гомере өзелгән өчесен бүген җирлиләр. 

Машина руле артында утырган ханым гаебен танып, күрсәтмәләр биргән. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана. 

Фото: © социаль челтәрләр

​соцчелтәрләр

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100