news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Бөек Ватан сугышы герое Даян Мурзинны искә алганнар

Башкортстанда Бөек Ватан сугышы герое Даян Мурзинны искә алганнар
Фотоны "Татар-информ"га Илфир Котдусов бирде

Кушнаренко күппрофильле көллиятендә, Бөек Ватан сугышы герое, Украина, Белоруссия, Молдавия һәм Чехословакиядә партизан хәрәкәтләрен оештыручы Даян Мурзинга багышлап, студентларның фәнни-гамәли конференциясен оештырганнар.

«Даян Мурзинның туган көнендә мондый чара үткәрү көллиятнең матур традициясенә әйләнде. Чарада Даян Мурзинның оныгы Альбина Мурзина, Дүртөйле районының элекке прокуроры Динар Шакиров, журналист Халисә Мөхәммәдиева, Уфадан сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветеран Эрик Усманов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Миякә районы Баязит авылы имамы Ришат Халиков катнашты», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Башкортстан татар конгрессының Кушнаренко районы бүлекчәсе җитәкчесе Илфир Котдусов.

Чараның беренче өлешендә көллиятнең туган якны өйрәнүче студентлар, Кушнаренко гимназиясе укучысы Данил Исхаков үзләренең Даян Мурзин турында җыйган истәлекләрен, интерактив эшләрен тәкъдим иткән. «Килгән кунаклар да Даян Мурзин белән бәйле үзләренең башларыннан үткән истәлекләре белән уртаклашты», - дип өстәде ул.

«Даян Мурзин бюстына чәчәкләр салу hәм митинг булды. Митингта Кушнаренко муниципаль районы башлыгы Марат Латыпов һ.б. катнашты. Даян Мурзинга багышланган түгәрәк өстәлне Кушнаренко татарлары конгрессы идарәсе әгъзасы Ирек Бакиров хатыны Алия Бакирова оештырдылар. Аларга бу изге эшләре өчен рәхмәтлебез. Даян Мурзин турында бик күп мәгълүмат ишеттек. Ахырдан Даян Мурзин рухына дога кылдык», - диде Илфир Котдусов.

Аның әйтүенчә, Даян Мурзин исемендәге Кушнаренко күппрофильле көллият студентлары киләчәктә Даян Мурзин турында истәлекләр җыентыгы чыгарырга уйлый, эзләнүләр әле дә дәвам итә. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин бу эштә иң актив студентларга конгрессның рәхмәт хатларын тапшырган. Көллият администрациясе дә рәхмәт хатлары белән активистларның эшен бәяләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100