news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда беренче тапкыр «Урал батыр» эпосы көне билгеләп үтелде

8 июньдә Башкортстанда беренче тапкыр тарихи вакыйга — «Урал батыр» эпосы көне билгеләп үтелде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Башкортстанда беренче тапкыр «Урал батыр» эпосы көнен билгеләп үтәбез. Без аны киләчәк буыннар өчен башкорт әдәбиятының иң бөек истәлеген саклап калу, аны республикабызда һәм аннан читтә тагын да күбрәк кеше яратсын өчен гамәлгә куйдык. «Урал батыр» эпосының башкорт телендә язылган беренче текстының факсимиль күчермәсен Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшыруыбыз символик мәгънәгә ия. Бу «Тура-хан» визит-үзәгендә сакланачак өченче уникаль китап» – дип язган үзенең социаль челтәрләрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, «Урал батыр» эпосы-башкорт әдәбиятының иң борынгы һәйкәле. Ул 4576 шигъри һәм 19 проза юлларыннан тора. Эпос меңнәрчә еллар дәвамында барлыкка килә. Текст буыннан-буынга телдән-телгә тапшырылган. Эпос беренче тапкыр 1910 елда Мөхәммәтша Бурангулов тарафыннан язып алына. Төп нөсхәсе (кулъязма язмасы) сакланмаган. РФА Уфа фәнни үзәгенең фәнни архивында латин шрифтында берничә кулъязма төзәтмәләр белән 180 битле оригинал сакланып калган.

«Урал-батыр» эпосының машина язуының факсимиль күчермәсен Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшыру тантанасы шушы мөһим датага багышланган мөһим вакыйгаларның берсе булды. Бу халыкның борынгы мирасын саклап калырга һәм популярлаштырырга, аны киң аудитория өчен ачык итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иттеләр төбәк Мәдәният министрлыгында, дип яза «Башинформ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100