news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда беренче Сабантуйлары башланды

27 майда Башкортстан республикасында беренче Сабантуйлары уза. Бүген алар Әбҗәлил, Әлши һәм Калтасы районнарында уза. Сабантуйлары графигы Башкортстан башлыгы карары белән билгеләнгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

3 июньдә Сабантуй Архангел, Аскын, Бакалы, Бөре, Бөрҗән, Ярмәкәй, Гафури, Зилаер, Кырмыскалы, Кушнаренко, Күгәрчен, Миякә, Нуриман һәм Чакмагыш районнарында була.

10 июньдә Сабантуй Авыргазы, Баймак, Балакатай, Белорет, Бишбүләк, Благовар, Благовещенский, Борай, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Зиянчура, Илеш, Караидел, Кызыл Кама, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла һәм Чишмә районнарында уза.

11 июньдә кыр бәйрәмен Шаран һәм Яңавыл районнарында уздырачаклар.

17 июньдә Сабантуйны Бәләбәй, Бүздәк, Ишембай, Кыйгы, Стәрлебаш районнарында бәйрәм итәләр.

24 июньдә Сабантуй Межгорьеда була.

Сабантуйны иң соңгы булып, 1 июльдә Иглин һәм Балтач районнары уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100