Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда беренче тапкыр Милли бию көне узачак
21 октябрьдә, күренекле хореограф Фәйзи Гаскәровның туган көнендә, Башкортстанда Милли бию көне узачак. Бәйрәм Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбировның инициативасы белән үткәрелә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
- Фәйзи Гаскәров — башкорт биюенең символына әйләнгән исем. Ул – атаклы биюче, хореограф һәм балетмейстер, башкорт хореография сәнгатенә нигез салучы, башкорт халык биюләре ансамбле оештыручысы һәм беренче сәнгать җитәкчесе, БАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге республика премиясе лауреаты, «Мактау билгесе» ордены кавалеры. Аның Башкортстан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Бу кичтә «Башкортстан» концертлар залында республиканың бию сәнгате осталары Башкортстан бию мәдәниятенең байлыгын һәм төрлелеген күрсәтәчәк. Программада башкорт хореографиясенең алтын фондыннан тарихны һәм халык традицияләрен чагылдырган легендар биюләр тәкъдим ителәчәк.
Бер сәхнәдә әйдәп баручы хореография коллективлары – Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюе ансамбле, Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле, Учалы филармониясенең «Уралтау» бию ансамбле, Нефтекама филармониясенең «Тангаур» бию ансамбле, Сибай концерт-театр берләшмәсенең «Сибай» халык биюе ансамбле, Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең бию театры чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, концертта Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбльләре халыкара конкурсында җиңүче коллектив катнашачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз