news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда «Башкорт аты» фәнни тикшеренү институты ачалар

Башкортстан Башлыгы Указы белән республикада «Башкорт аты» башкорт токымлы атларны өйрәнү фәнни-тикшеренү институты» коммерцияле булмаган автономияле оешма төзелә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Оешманың учредительләре итеп Республиканың Авыл хуҗалыгы, Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары билгеләнгән. Указның үтәлешен контрольдә тоту Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Илшат Фәйзрахмановка йөкләнгән.

«Башкорт аты» фестивале икенче тапкыр 11-13 август көннәрендә Баймак районында була, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot