news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда «Бәлешфест-2024» дигән милли аш-су бәйрәме узачак

10 августта Башкортстанның Бүздәк районында «Бәлешфест-2024» («Бәлеш бәйрәме») милли аш-су фестивале узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Бәлешфест» фестивале 2017 елдан бирле үткәрелә һәм, халыклар арасында хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итеп, ел саен күпсанлы катнашучыларны җәлеп итә.

«Бәлешфест-2024» кулинар бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар өчен бай программа (милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар, осталар бәйгесе, башкорт, татар, рус, чуваш, мари, мордва, удмурт һәм Башкортстанда яшәүче башка халыкларның ризыкларын тәкъдим итү һәм аларга дегустация үткәрү) әзерләнгән.

Зур бәлешне тантаналы шартларда кисү һәм бәйрәмдә катнашучылар, кунакларны аның белән сыйлау «Бәлешфест» фестиваленең төп чарасы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot