news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда археологлар Алтын Урда чорына караган авыл урынында мич хәрабәләре тапкан

Башкортстанда Подымалово-1 авыллыгында казу эшләре алып барган вакытта өч мичнең калдыкларын тапканнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Хәрабәләргә Россия Фәннәр академиясенең К.Кузеев исемендәге Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең Этнологик тикшеренүләр институты һәм Башкорт дәүләт университеты белән берлектә Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану буенча Фәнни-җитештерү үзәге тарафыннан оештырылган Башкорт археологик экспедициясе юлыккан.

Башкортстан территориясендә мондый мичләр беренче тапкыр табылган, дип хәбәр итә Фәнни-җитештерү үзәгенең матбугат хезмәте. Моңа кадәр җирле осталар чыгарган примитив мичләргә һәм монголларга кадәрге чорга караган гөмбәзсыман тимерче учагына гына юлыккан булганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100