news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Алтын Урда чорына караган зур авылны тикшерү эшләре бара

Башкортстанның Чишмә районында Алтын Урда чорына караган зур авылны тикшерү эшләре бара. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Шөңгәккүл тимер юл станциясеннән ерак түгел генә Дим елгасының сул ярында урнашкан Ябалаклы-1 авыллыгында казу эшләренең өченче сезоны башланды. Казу эшләрен Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты Алтын Урда археология экспедициясе башкара.

Институт археологлары Ябалаклы-1 авыллыгын 2021 елда таба һәм шул вакыттан аны актив тикшерү эшләре башлана, чөнки тулаем алганда Башкортстанда мондый һәйкәлләр бик сирәк. Мөгаен, бу республиканың үзәк районнарын археологик өйрәнү дәрәҗәсе түбән булуга бәйледер. Әйтик, хәзерге вакытта Дим елгасында Дәүләкәннән алып Уфага кадәр Алтын Урда чорына караган 7 авыл гына билгеле. Аларның күбесе Алтын Урда археология экспедициясенең максатчан эшләре нәтиҗәсендә әле соңгы елларда гына ачыкланган.

Ябалаклы-1 авыллыгының үлчәмнәре 350х200 метр тирәсе тәшкил итә, ул күпсанлы металл эшләнмәләр, керамик савыт кисәкләре һәм вакланган хайван сөякләреннән торган зур (ярты метрдан артык) һәм бай мәдәни катламы белән аерылып тора. Мондый табылдыклар рәтенә таш белән тышланган тирмә сыман торак калдыкларын, зур тегермән ташын (кул тегермәне), тимер көрәкне, зур чуен казан кисәкләрен (алар биредә үк ясалгандыр, мөгаен), шулай ук импорт әйберләрен – кызыл балчыктан ясалган савыт кисәкләрен, төрле төсләрдәге ялтыравык белән капланган савытларны һәм бронза көзгене кертергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100