news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда «Ак күгәрчен» халыкара шигърият конкурсы узачак

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Башкортстанда татар яки башкорт телендә иҗат итү шагыйрьләр өчен «Ак күгәрчен» халыкара бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс татар милли мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шагыйрь, язучы, драматург һәм журналист Расих Ханнанов(1931-2020) истәлегенә багышлана. Ул 40 елдан артык гомерен татар әдәбиятына һәм журналистикасына багышлый, Башкортстанда татар телендә чыга торган «Кызыл таң» республика газетасында эшли, әдәби хезмәткәрдән башлап мөхәрриргә кадәр юл үтә. Ул 30дан артык китап һәм аудиодиск авторы. Аның шигырьләре Уфада, Казанда һәм Мәскәүдә басылып чыга, пьесалары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында һәм башка театрларда куела. Аның шигырьләренә язылган 200дән артык җыр, Хәйдәр Бигичевтан алып Алсуга кадәр, иң танылган башкаручылар репертуарына кергән, аларның күбесе халыкчан җырларга әверелгән һәм концерт мәйданчыкларында яңгыравын дәвам итә.

Аның туган телне саклау һәм үстерү буенча күпьеллык эшчәнлеге Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе исеме, «Халыклар дуслыгы» ордены, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияткә керткән өлеше өчен» мактау билгесе, әдәби премияләр белән билгеләнгән.

Шагыйрь истәлегенә 2021 елда «Ак күгәрчен» халыкара конкурсы оештырыла, аның максаты – татар һәм башкорт эстрадаларында бүгенге көндә милли җыр иҗатының иң яхшы үрнәкләрен кайтару, югары милли шигърият һәм җыр сәнгате традицияләрен дәвам итүче авторларның яңа буынына ярдәм итү.

Әлеге сериядән беренче бәйге 2021-2022 елларда Россиянең 20дән артык төбәгеннән һәм чит илләрдән 71 шагыйрь катнашында Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә узды.

Икенче конкурс 2026 елның 19-20 ноябрендә Уфа шәһәрендә (Мәҗит Гафуриның мемориаль музей-йортында) һәм Расих Ханнановның кече Ватанында – Башкортстан Республикасының Кырмыскалы авылындагы мәдәният сараенда уздырылган чаралар барышында игълан ителәчәк.

Бәйге бер ел дәвам итәчәк һәм 2027 елның ноябрендә тәмамланачак. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы конкурс эшләреннән татар шигъриятенең яңа җыентыгын чыгару планлаштырыла, бәйгедә җиңгән автор шигырьләренә берәр эстрада йолдызы башкаруындагы яңа җырны профессиональ студиядә яздыру кебек уникаль бүләкләр каралган.

Конкурснның жюри әгъзалары арасында күренекле җырчылар Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, легендар композитор, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов һәм башкалар бар.

Бәйгенең мактаулы жюри әгъзалары – Татарстан Республикасының атказанган артисты Роза Хәбибуллина, халыкара һәм төбәк вокал конкурслары лауреаты, башкорт опера һәм балет театрының элеккеге солисты, хәзерге вакытта Италиядә эшләүче һәм чит илләрдә татар сәнгатен актив пропагандалаучы Рәфис Хөснетдиновның проектта катнашуы аерым әһәмияткә ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot