news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Аида Хәйртдинованың «Кышкы юл озын иде» китабын тәкъдим итү кичәсе булды

«Сюжетны еллар буена уйлап йөрим, геройларның тормышы белән яшим», - диде автор китабы турында.

Башкортстанда Аида Хәйртдинованың «Кышкы юл озын иде» китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Зилә Мөбәрәкшина

Башкортстанның Балтач үзәк район китапханәсендә язучы Аида Хәйртдинованың «Кышкы юл озын иде» китабын тәкъдим итүгә багышланган «Үз юлымнан барам» кичәсе оештырылды. Ул «Казан утлары» журналы редакциясе әзерләгән уналтынчы кесә китабы булып басылып чыккан.

«Якташыбызны Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да яраталар икән. Аның яңа китабында соңгы елларда язылган повесте, хикәяләре урын алган. «Автор сурәтләгән вакыйгалар, кинокадрлар кебек, күз алдына килеп баса», - ди укучыларыбыз аның әсәрләре турында. Иҗатында заманның төрле кешеләре тасвирлана. Туган як, туган җир, яхшылык белән яманлык төшенчәләре турында уйланырга этәрә», - диде кичәне алып баручы китапханә хезмәткәре Зилә Сәитова.

Аида Хәйртдинова әйтүенчә, «Кышкы юл озын иде» повестена кергән хикәяләрнең сюжетлары тормыштан алынган. «Тормыштан алынган сюжетка корылган әсәр халыкка якын, ул җанлы килеп чыга. Сюжетны еллар буена уйлап йөрим, геройларның тормышы белән яшим. Әйтик, «Кышкы юл озын иде» повестендагы студент кызның хәбәрсез югалуы турындагы хәбәрне ишеткәндә миңа 18 яшь иде. Повестьны 40 яшемдә ике ай эчендә яздым», - диде автор.

«Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Башкортстан Татарстанга иҗатчылар бүләк иткән төп төбәкләрнең берсе булуын әйтте. «Кесә китабы – иң популяр китап сериясе, өч мең данә белән чыга һәм ул бик тиз таралып бетә. Башкортстанда туган иҗатчылар - Хисаметдин Исмәгыйлев, Айгиз Баймөхәммәтов, Дилбәр Булатова, Кәрим Кара, Марат Кәбировның әсәрләре дә кесә китабы булып чыккан иде», - дип искәртте ул.

«Казан утлары» – традицион журнал. Анда тарихи, мәңгелек темаларга багышланган әсәрләр басыла. Шул ук вакытта кеше укып, тәэсирләнә торган әсәрләргә дә ихтыяҗ туды. Аида Хәйртдинованың да шушы әсәре күпләрне уйландыра. Әсәрне детектив жанрында дип әйтергә мөмкин. Авторга алга таба да иҗади уңышлар телибез», - диде мөхәррир.

«Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон фикеренчә, «Казан утлары» журналында әсәр бастыруга ирешү - зур мәртәбә. «Ул беркайчан да билдән түбән дәрәҗәгә төшкән журнал булмады. Журналда әсәр бастыруга ирешкәннәр кыю рәвештә язучылар берлеге әгъзалыгына юллама ала. Шунысы куанычлы, «Казан утлары» журналы битләрендә Башкортстаннан өметле язучылар иҗатына урын бирелә», - диде ул.

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Башкортстандагы сәяхәтләре, тарих өлкәсендәге ачышлары турында сөйләде. Балтач район газетасының элекке мөхәррире Марс Шәрипов Аида Хәйртдинованың иҗатка килү тарихы, яшьтән үк каләме өметле булуын бәян итте. 

«Без Аида белән 27 ел бер редакциядә эшлибез. Язучы булып тугансың икән, иҗатыңны дәвам итәргә тиешсең. Аида да язу эшенә тотынды, язудан беркайчан да туктамаячак дип уйлыйм. Туганым белән горурланам», - диде язучының абыйсы Дамир Хәйртдинов.

Соңыннан Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Дамир Хәмәтов, авылдашлары Асия Мостафина, Гөлчибәр Ахмәтгалиева, классташы Илгиз Рәхимҗанов һ.б. кунаклар авторга теләкләрен җиткерде. Кичә ахырында автор китабын автографы белән кунакларга бүләк итте. Әлфидә Муллагалиева җитәкчелегендәге китапханә хезмәткәрләре авторның иҗатына багышланган күргәзмә дә туплады.

  • Аида Рәдиф кызы Хәйртдинова 1972 елда Башкортстанның Балтач районындагы Көнтүгеш авылында туган. Башкорт дәүләт университетында югары белем ала. Хезмәт юлын туган районындагы матбугат басмасы редакциясендә бүлек мөдире булып башлый. Бүгенге көндә кадәр «Балтач таңнары» газетасы редакциясендә эшли. Хикәя, нәсер, новеллалары «Казан утлары», «Тулпар», «Агыйдел», «Идел», «Мәйдан» һ.б. газета-журналларда дөнья күрә.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100