Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда 6 гектар мәйданда табигый янгынны сүндерү эшләре икенче көн дәвам итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Башкортстанның Калтасы районында янгын сүндерүчеләр Куян авылыннан 4-6 чакрым ераклыкта табигый янгынны сүндерә. Торак пункт республиканың Кызыл Кама районына карый. Бу хакта «Башинформ» Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Янгын сүндерү эшләре кичәге көннән бирле алып барыла. Янгын мәйданы 6 га тәшкил итә. Урман түшәмәсе, камышлар яна, шул ук вакытта биредә сазлыклы урыннар да бар.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүгә өч бульдозер, өч трактор, алты янгын автоцистернасы, ирекле янгын сүндерү командалары җәлеп ителгән, җирле халык та актив ярдәм итә. Барлыгы 82 кеше, 15 берәмлек техника җәлеп ителде.
Янгын сүндерүгә ярдәмгә республика янгын сүндерү-коткару вертолеты килгән.
Янгын чыккан нокталарны локальләштергән саен көчләр һәм чаралар иң катлаулы участокларга күчерелә. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Вазгыять контрольдә тотыла, халыкка куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз