Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан журналисты Халисә Мөхәммәдиева: Татар журналистына татарлык җитми
«Журналистиканы фән буларак өйрәтү аксый. Кайда гына укысаң да, телне белү кирәк», - диде «Рәйхан» клубы җитәкчесе.
«Рәйхан» клубы җитәкчесе, «Башкортстан» дәүләт телевидениесендә чыккан «Рәйхан» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Халисә Мөхәммәдиева татар журналистикасына татарлык җитми дип саный.
«Татар мәктәбе, балалар бакчасы булмаганда туган телне өйрәтеп булмый. Журналистиканы фән буларак өйрәтү аксый. Кайда гына укысаң да, телне белү кирәк. Кемгәдер кыюлык, тыйнаклык җитми. Иң мөһиме - журналист гайбәтче булырга тиеш түгел», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышында.
Аның әйтүенчә, татар журналистына татар телен, тарихын белү шарт. «Шул ук вакытта, без үзебезнең казанда кайнарга тиеш түгел. Үсәр өчен дөнья күрергә кирәк», - диде ул.
«Бездә кадрлар кытлыгы юк. Редакцияләргә көн дә бер кеше килеп керә. Әмма алар телне, журналистиканы белми. Дәреслекләр дә безгә барысын да биреп бетерә алмый. Тумыштан ук журналист булып туарга кирәк», - диде Халисә Мөхәммәдиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз