news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан язучысы Айгиз Баймөхәммәтов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде

Башкортстан язучысы Айгиз Баймөхәммәтов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде
Фото: "Казан утлары" журналы

Башкорт язучысы, Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе, Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәммәтов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Бу турыда «Казан утлары» журналы хәбәр итте.

«Редакциябезнең якын дусты һәм авторы Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге - Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Аны ихлас күңелдән тәбриклибез һәм алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез!» диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot