news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан язучылар союзы рәисе «Татмедиа»ның китап сату эшен уникаль проект дип бәяләде

Башкортстан язучылар союзы рәисе «Татмедиа»ның китап сату эшен уникаль проект дип бәяләде
Алсу Исмәгыйлева

Бүген Уфада «Нур» татар дәүләт театрында «Казан утлары» китапханәсе сериясендә нәшер ителгән китапларны сату оештырылды.
 

«Нур» театрына Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» театраль романы буенча куелган премьераны карарга килгән тамашачылар берочтан татар китаплары, тәбрикләмәләр ассортименты белән дә танышты, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин һәм Башкортстан язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов белән шәхсән күрешеп сөйләшә алды.

Айгиз Баймөхәммәтов «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясенә бәя биреп, бу инициативаны башлап җибәргән ТАТМЕДИА акционерлар җәмгыятенең эш тәҗрибәсен уникаль дип әйтте. «Китапны таратуда бөтен ТАТМЕДИА, аның филиаллары катнаша», – дип соклануын белдерде, татар китапларның укучыларга тиз барып җитүенә, тиражларның кыска вакыт эчендә сатылып бетүенә басым ясады.

«Бу проект милли әдәбиятның дәрәҗәсен күрсәтүгә зур мөмкинлекләр бирә», – диде ул.

Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар иҗатчыларын читтән калдырмауны татар әдәбияте өчен «кадерле күренеш» дип атады. «Казан утлары» китапханәсе сериясендә андый өч авторның китаплары нәшер ителде: Хисаметдин Исмәгыйлев, Дилбәр Булатова, Аида Хәйретдиноваларныкы. 

Барлыгы «Казан утлары» китапханәсе сериясендә 20 кесә китабы дөнья күрде, 21нче китап әзерләнә. Әлеге китапларны барлык район газеталары редакцияләрендә, маркетплейсларда, шулай ук ТАТМЕДИАның интернет-кибетендә сатып алып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100