news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Язучылар берлегендә: Чакмагыш якларыннан безнең бик күп талантлар чыккан

Башкортстан Язучылар берлегендә: Чакмагыш якларыннан безнең бик күп талантлар чыккан
Фото: «Татар-информ» өчен Дилбәр Булатова тәкъдим итте

16 сентябрьдә Чакмагыш районының «Игенче» газетасы редакциясендә эшләүче «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе иҗатчылары, каләм тибрәтүчеләре Башкортстан Язучылар берлегендә кунакта булды. Чараны Башкортстан Язучылар берлеге, берлекнең Татар әдипләре берләшмәсе, «Тулпар» журналы оештырды. Әдәби берләшмәне район мөхәррияте кабинетларының берсендә 1966нчы елда күренекле журналистлар остазы, язучы һәм шагыйрь, билгеле җәмәгать эшлеклесе Әгъдәл Низаев оештырып җибәрә.

«Чакмагыш якларыннан безнең бик күп талантлар чыккан. Алар Башкортстанның әдәбиятен бизиләр. Һәм менә беренчеләрдән булып районда эшләп килүче әдәби берләшмә Язучылар берлегендә зур чара үткәрә. Без чиксез шатбыз, барлык мөмкинлекләр булдырылган. Районның әдәби-мәдәни тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сезнең барыгызга да уңышлар телим. Шундый күңелле биредә, менә милли киемнәрдән балаларны күрү дә – киләчәгебезнең матур булуының бер дәлиле», – дип ассызыклап үтте БР Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты һәм «Шоңкар» журналы баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Шулай ук Баймөхәммәтов, мондый очрашулар традициягә әверелсен, дигән фикерен ирештерде. Танылган язучы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм чаралары хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсенең проза секциясе җитәкчесе һәм «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова очрашу кичәсе программасының бай булуын билгеләде.

«Иҗат әһелләре күркәм программа белән чыгыш ясады. Оештыру дәрәҗәсе югары, район хакимияте, гәзите, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре һәръяклап ярдәм иткән. Сәрия Вахитова картиналар күргәзмәсе оештырса, Рәсимә апа Ильясова «Чакмагыш чаткылары»ның басма әсәрләрен туплаган күргәзмә алып килгән. Җитәкчеләре Рәзифә апа Сәхәпова программаны ныклап уйлаган. Чыгыш ясаган һәркем бу чарага ихлас һәм җитди караган. Гомумән, бу очрашуда районның иң актив әдәби көчләре барланды. Ковид хәлләре, аннан инде Берлек бинасы ремонтта булу сәбәпле, иҗатчылар җанлы аралашуга сусаган», – дип сөйләде әңгәмәдәш.

Булатова әйтүенчә, вакытлы матбугат вәкилләре Мөнир Вафин, Ләйсән Якупова, Гөлара Арсланова, Алсу Төхвәтуллина, Башкортстан «Китап» нәшрияты мөхәррире Дилбәр Әхтәмованың, җәмәгать эшлеклеләренең катнашуы кичәнең абруен тагын да күтәргән. Берлекнең рәисе Айгиз Баймөхәммәтов һәм аның урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина билгеләвенчә, районнардагы иҗат оешмаларының мондый визитлары киләчәктә дә дәвам итмәкче. Мондый иҗат кичәләренә 5-6 районнан килергә теләк белдергәннәр. Октябрь уртасында Башкортстан Язучылар берлегендә Илеш районының «Балкыш» берләшмәсен көтеп калалар – эстафета аларга күчә.

news_right_1
news_right_2
news_bot