news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Роберт Миңнуллин каберенә килде

«Барлык иҗаты ягыннан ул татар һәм башкорт милләтенең халык шагыйре булган кеше», - диде Айгиз Баймөхәммәтов.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Роберт Миңнуллин каберенә килде
Рөстәм Галиуллин

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, «Шоңкар» журналы баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның каберен зиярәт кылды.

«Аннары Роберт Миңнуллин хатыны Клара ханым белән очраштык. Аның исемен мәңгеләштерү буенча киләчәктә Башкортстанда чаралар кабул ителер дип өметләнәм. Шул җәһәттән, Клара ханым белән фикер алыштык. Роберт Миңнуллинның исеме мәңге безнең күңелдә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Роберт Миңнуллин Башкортстан, башкорт әдәбияты өчен бик якын, газиз кеше. «Аның хәтта «И, газиз якташларым!» дигән китабы да бар. Ул - зур иҗатчы. Ике республиканы, халыкны иҗаты, яшәү рәвеше белән тоташтырып торучы символ. Башкорт дуслары аны бик ярата, аны бик күп язучылар белән дуслык җепләре бәйли. Шуңа күрә дә аның каберенә, рухына баш ию – безнең бурычыбыз», - дип билгеләп үтте ул.

«Роберт Миңнуллин безнең халыкка да якын, үзебезнең шагыйрь. Аның җырлары Башкортстанның, Татарстанның һәр филармониясендә яңгырап тора. Барлык иҗаты ягыннан ул татар һәм башкорт милләтенең халык шагыйре булган кеше», - диде Айгиз Баймөхәммәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100