news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Хөкүмәте Татар милли-мәдәни автономиясенә 300 мең сум субсидия бирә

Башкортстан Хөкүмәте мәдәният-сәнгать, милли, иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләр тармагында җәмгыятькә файдалы программаларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга дәүләт ярдәме кысаларында Башкортстан Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясенә 2023 ел өчен 300 мең сум субсидия бирә. 

«Иҗтимагый оешмаларга республика бюджетыннан барлыгы 25,2 млн сумнан артык акча каралган», дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы БР Мәдәният министрлыгы сайтында урын алган Башкортстан Хөкүмәте карарына сылтама белән.

Акчаның зур өлеше – 13,5 млн сум – Бөтендөнья башкорт корылтаена бирелә. Башкортстан руслары соборына 5,075 млн сум биреләчәк. Башкортстан украиннарының милли-мәдәни үзәге – 150 мең сум алачак.

Башкортстандагы немец, чуваш, мари, мордва, белорус милли-мәдәни оешмаларына 100әр мең сум бирелә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot