news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Хөкүмәте иң яхшы журналистларга бирелә торган премияне биш тапкыр арттырган

Башкортстан Хөкүмәте республиканың иң яхшы журналистларына ел саен тапшырыла торган Шәһит Ходайбердин исемендәге премиянең күләмен биш тапкыр – 100 меңнән 500 мең сумга кадәр - арттырды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Хөкүмәтнең шул хактагы карарын төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров имзалаган. Документ Башкортстан Республикасы хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Документ нигезендә, хәзер журналистика өлкәсендә иң яхшы мәкалә язган һәм премиягә лаек булган журналистка «Шәһит Ходайбердин исемендәге Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премиясе лауреаты» дигән исем, диплом, күкрәк билгесе һәм 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Журналистлар коллективы да шул ук күләмдә акчалата бүләк алачак.

«Әлеге карар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә», - диелә документта.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Шәһит Ходайбердин исемендәге премияләр тапшыру комиссиясе хәзер документлар кабул итә. Премия 2022 елның сентябреннән 2023 елның августына кадәр дөнья күргән иң яхшы материаллар өчен журналистларга, шулай ук журналистлар коллективына тапшырыла.

Кандидатлардан материаллар 2023 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100