news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан волонтерлары Төркиядә җимерекләр астыннан бер гаиләне коткарган

Башкортстан коткаручылары Төркиядә җимерекләр астыннан өч кешедән торган гаиләне тапкан һәм табибларга тапшырган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына сылтама белән хәбәр итә.

«Төркия Республикасында булган коточкыч фаҗигадән соң 6 көн узды, әмма безнең егетләр җимерелгән йортлар астында исән калган кешеләрне коткару өметен җуймый. Һәм менә могҗиза булды! Кичә кич, 11 февральдә, Башкортстан волонтерлары, җимерекләрне аралаган вакытта тавышлар ишетеп, өч кешедән торган гаиләне тапты», - диелә хәбәрдә.

Башта – ир-ат һәм 14 яшьлек баланы, аннары хатын-кызны табып алганнар. Төрек коткаручылар төркеме белән берлектә зыян күрүчеләрне медицина хезмәтләренә тапшырганнар, дип хәбәр итә дәүләт комитеты.

Ведомство мәгълүматлары буенча, хәзер республика коткаручылары Кахраманмарашта – табигый бәла-казадан нык зыян күргән таулы районда эшли. «Җир тетрәүдән соң шактый вакыт узуга да карамастан, исән кешеләрне табу өмете бар әле. Шуңа күрә эшне дәвам итәбез», - ди коткаручылар.

6 февраль иртәсендә Төркиянең көньяк-көнчыгышында 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Ил Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган ул 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булды дип белдерде. Шул ук көнне көндез 7,6 магнитудалы тагын бер җир тетрәү теркәлде. Соңгы мәгълүматлар буенча, 24,6 меңнән артык кеше һәлак булган. Җир асты селкенүләре илнең 10 провинциясендә һәм күрше илләрдә дә (шул исәптән Сүриядә) сизелгән. Сүриядә 1,3 меңнән артык кеше һәлак булган, 2,3 меңнән артыгы зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100