news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры ришвәт алган өчен тоткарланган

Башкорстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов аеруча зур күләмдә ришвәт алган өчен тоткарланган. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров карары белән Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов үз вазифасыннан азат ителде. Элегрәк министрга карата җинаять эше кузгатылды, ул аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. Хокук саклау органнары тиешле оператив чаралар үткәрә», диелгән хәбәрдә.

Клебанов республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып 2022 елның декабреннән бирле эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100