news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белән чикләрне билгеләгәннән соң Башкортстан мәйданын киңәйткән

Татарстан белән чикләрне билгеләгәннән соң Башкортстан мәйданын киңәйткән
Владимир Васильев

Башкортстан белән Татарстан арасында чик расланган, документ Башкортстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Чикләрне билгеләү буенча республикалар арасында каршылыклар юк, диде Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтай спикеры Константин Толкачев. Аның сүзләренчә, чикне билгеләү процессы «шактый катлаулы» булган, 1986-1996 еллардагы картографик материалларны кулланырга туры килгән.

«Төгәлләштерү нәтиҗәсендә Башкортстанның бер генә торак пункты да, бер генә муниципаль берәмлеге дә үлчәме буенча кимемәде. Безнең республиканың чикләре бераз киңәйде дә», - дип китерә Толкачев сүзләрен «Интерфакс».

Башкортстан белән Татарстан арасындагы чикнең гомуми озынлыгы 498,8 км тәшкил итә.Ул урман, сулыклар һәм авыл хуҗалыгы җирләре буйлап уза.

Бүгенге көндә Башкортстан Россиянең күршесендәге алты субъекттан бишесе: Пермь крае, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Татарстан һәм Удмуртия Республикасы белән чикләрне раслады инде, хәзер Росреестр Оренбург өлкәсе белән тиешле килешүне карый, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100