Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан татарлары съездын үткәрү вакыты һәм урыны билгеләнде
2026 елның 9 ноябрендә Уфада «Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы» (БР ТК) төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты утырышы булды. Утырыш Башкарма комитет әгъзаларының чыгыщларын тыңлаудан башланды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Алга таба катнашучылар БР татарлары Конгрессы җирле бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында Башкарма комитетның киңәйтелгән утырышына әзерлек барышы турында фикер алыштылар, анда оешма эшенә йомгак ясау планлаштырыла. Сорауларның аерым блогы БР татар Конгрессының 30 еллыгына әзерлеккә кагылды. Юбилей кысаларында брошюра чыгару, видеофильм булдыру, күргәзмә оештыру, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында «Съезд алдыннан» исеме астында мәкаләләр сериясе планлаштырылды.
Утырыш барышында бүләкләү комиссиясен төзү һәм аның утырышын уздыру турында карар кабул ителде. Моннан тыш, Башкарма комитет әгъзалары кадрлар карарын кабул итте: БР татарлары Конгрессының Башкарма директоры итеп Зәлия Ахунова билгеләнде.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Башкортстан Республикасы татарлары съездын (БР ТК хисап-сайлау конференциясен) чакыру параметрларын билгеләү булды. Башкарма комитет әгъзалары чараны төбәктәге барлык татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында уздыру турында карар кабул иттеләр.
Түбәндәге параметрлар расланды:
– Үткәрү вакыты: 10 апрель;
– Үткәрү урыны: Уфа шәһәре.
Съездның көн тәртибендә:
1. БР ТК Башкарма комитеты эше турында хисап;
2. Контроль-ревизия комиссиясе хисабы;
3. Съезд делегатлары чыгышлары (секцияләрдә эшләү);
4. БР татарлары Конгрессы Уставын яңа редакциядә кабул итү;
5. БР татарлары Конгрессының җитәкче органнарын сайлаулар;
6. Съезд резолюциясен кабул итү;
7. Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) съездына делегатлар сайлау;
8. Оешманың актив әгъзаларын бүләкләү каралган.
Съездны югары дәрәҗәдә оештыру Башкортстан татар җәмәгатьчелегенең бердәмлеген ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз