news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан татарлары Сабан туен Татарстан чигендә үткәрүне сорады

Башкортстан татарлары Сабан туен Татарстан чигендә үткәрүне сорады
Фото: milliard.tatar

Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда Сабан туен республиканың Туймазы районындагы «Төмәнәк» татар тарихи-мәдәни үзәге һәм «Бабай утары» этнографик комплексы территориясендә Татарстан районнары белән бергәләп оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасы яза.

Радий Хәбиров әлеге инициативаны хуплады. Шул ук вакытта, ул Башкортстанда татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен үстерү өчен күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте.

Республика Башлыгы милли мәдәниятләр һәм телләрне саклауның мөһимлеген искәртте, Башкортстанда шактый күп сандагы мәктәп укучыларының татар телен өйрәнүен әйтте.

Болардан тыш, СССРның атказанган спорт мастеры һәм бозда мотоузышлар буенча алты тапкыр дөнья чемпионы, мотоузышчы Габдрахман Кадыйровка һәйкәл кую тәкъдиме дә карала.

Радий Хәбиров әңгәмә барышында Башкортстан халкының бердәмлеге, аларның күптөрлелеге һәм мәдәни мирасны саклау республикага үсәргә, үзенчәлек һәм уникальлекне сакларга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot