news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан татарлары конгрессының беренче рәисе Эдуард Хәмитов вафат

Башкортстан татарлары конгрессының беренче рәисе, педагогика фәннәре докторы, профессор, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Эдуард Хәмитов вафат.

«Бөтендөнья татар конгрессы Эдуард Шәйхулла улы гаиләсенең, туганнарының һәм барлык милләттәшебезнең тирән кайгысын уртаклаша, сабырлык тели. Мәрхүмнең урыны Җәннәттә булсын!», диелгән конгресс сайтында.

  • Эдуард Хәмитов – Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1998), педагогия фәннәре докторы (2000), профессор (1991), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1977), Русия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (1998).
news_right_1
news_right_2
news_bot