news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан татарлары конгрессы төбакара «Рух. Дәрт. Моң» фестивален үткәрде

Башкортстан татарлары конгрессы төбакара «Рух. Дәрт. Моң» фестивален үткәрде
Җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләре
Фотоны Зәлия Хисами тәкъдим итте

Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары, танылган алып баручы һәм җәмәгать эшлеклесе Зәлия Хисами «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, Бишбүләк районында Татарстан Рәисе гранты ярдәме белән «Рух. Дәрт. Моң» төбакара татар мәдәнияты фестивале үткәрелгән.

Оештыручылар мәгълүматларына караганда, Башкортстанның Бишбүләк районы мәдәният сараенда узган «Рух. Дәрт. Моң» төбакара фестивалендә 300дән артык һәвәскәр артист катнашкан. Чараны республика татарлары конгрессының җирле бүлекчәсе, район хакимияте һәм мәдәният бүлеге белән берлектә уздырганнар.

«Елдан-ел фестивальнең дәрәҗәсе арта, катнашучыларның географиясе киңәя. 2022нче елда узган беренче фестиваль белән чагыштырсак, һичшиксез, үсеш күзәтелә. Сайлап алу турына гына да быел Россиянең 11 субъектыннан 170тән артык гариза кабул иттек. Фестиваль хәзер төрле төбәк татарларын берләштерү, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру көченә ия булган зур күләмле чарага әйләнде. Халык иҗаты күргәзмәләре исә оста куллы милләттәшләребезнең никадәр күп һәм алар нинди генә төр талантларга ия булмауларын күрсәтте», – дип белдерде Зәлия Хисами «Татар-информ»га.

Фотоны Зәлия Хисами тәкъдим итте

Башкортстанның Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбенең Эльза Сәетгәрәева җитәкчелегендәге «Дуслык» фольклор-хореография ансамбле фестивальдә гран-прига лаек булган. Тулырак бу хакта Чакмагыш районы иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясе хезмәткәре, хәбәрчесе Илсөяр Гайсина язган.

«Яшь талантларга йомгаклау этабын – «Рух. Дәрт. Моң» күләмле фестиваль проектының гала-концертын ачу хокукы бирелде. Алар иамашачылар һәм жюри хөкеменә осталыкларын күрсәтте. Йомгаклау этабының мактаулы кунагы парламент депутаты, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары, «Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов булды. Фестивальнең бай программасы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды», – дигән ул.

Фотоны Зәлия Хисами тәкъдим итте

  • Фестивальдә катнашырга Татарстан һәм Башкортстан Республикасы, Кырым, Донецк Халык Республикасы, Оренбург, Киров, Төмән, Самара, Новосибирск, Свердловск, Омск өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы иҗат коллективлары теләк белдергән булган.

Фотоны Зәлия Хисами тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot