news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан татарлары кинорежиссёр Радик Кудояров белән очрашу үткәрде

Башкортстан татарлары кинорежиссёр Радик Кудояров белән очрашу үткәрде
"Татар-информ" өчен Илдар Еникеев фотолары тәкъдим ителде

26 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә Мәрьям Солтанова исемендәге зыялылар клубының чираттагы очрашуы узды. Бу юлы чыгыш ясау өчен дөнья күләмендә билгеле кинорежиссёр, сценарист Радик Кудояров чакырулы иде. Бу хакта вәкиллекнең «Вконтакте» сайтындагы рәсми төркемендә хәбәр иттеләр.

Күптән түгел Радик әфәнде Берлиндагы Плетцензее төрмәсенең «үлем йорты»нда җәзалап үтерелгән күренекле татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында «Кара урман» фильмын тәмамлады. Очрашуда сүз шушы һәм башка татар шәхесләренә багышланган кинокартиналар, кинематографта милли теманың популярлыгы, тарихи фактларны эзләү һәм барлау юллары турында барды.⠀

«Сорау-җавап» форматында узган очрашу истә калырлык булды. Тыңлаучылар спикерның эшләренә, шәхес масштабына битараф калмады, чарадан соң да таралырга ашыкмады, диелә хәбәрдә.

  • Радик Кудояров 1973 елның 7 сентябрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый, Калифорния университетында (АКШ) телевизион менеджмент өйрәнә. 2003 елда бәйсез кинокомпаниягә нигез сала һәм 30дан артык документаль фильм һәм документаль драма иҗат итә. Алар арасында генерал Шәйморатов, «Кремльнең Гарәп вәзире» Кәрим Хәкимов һәм башка милләттәшләребезгә багышланган фильмнар да бар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100