news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конгрессның Башкортстан вәкиллеге блогер Диана Сәфәрова якыннарының кайгысын уртаклаша

Конгрессның Башкортстан вәкиллеге блогер Диана Сәфәрова якыннарының кайгысын уртаклаша
Лирида Фатхулбаянова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге үткәргән фотосессиядән

Бүген төнлә Башкортстанның Чишмә район үзәгендәге юл-транспорт һәлакәтендә блогер Диана Сәфәрова-Юнысова һәлак булды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге якыннарының кайгысын уртаклаша.

«3 кечкенә сабыеның, әти-әнисенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Соңгы урыны җәннәттә булсын», – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин.

Диана Сәфәрова – өч бала әнисе, дөрес туклану һәм гаилә тормышы, юморга багышланган аккаунт алып барган блогер. Ул – җырчы Әнвәр Нургалиевның апасының кызы.

Диана Сәфәрова татар дөньясына кагылышлы чараларда да актив катнашты. 2020 елда ул Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештырган "Tatar Dress" проектында татар милли киеменнән чыгыш ясады.

Әлегә билгеле булган мәгълүматлар буенча, кунактан кайтып барган Диана Сәфәрованың юлын кискәннәр һәм ул баганага бәрелгән. Диана Сәфәрова белән хушлашу иртәгә, 10 майда, Чишмәдә, 10.00 сәгатьтә Восточный тыкрыгы, (переулок Восточный) 2 адресында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100