news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан татар җәмәгатьчеле Мәҗит Гафурига багышланган шигъри-музыкаль чарада катнашты

2 август көнне Мәҗит Гафуринең мемориаль йорт-музеенда Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури тууга 143 ел һәм язучыга Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелүгә 100 ел тулуга багышланган шигъри-музыкаль чара узды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.

Аның кысаларында шулай ук Мәҗит Гафуринең мемориаль йорт-музее ачылуның 75 еллыгы да билгеләнде.⠀Шигърият бәйрәменә Башкортстанның күренекле язучылары, шагыйрьнең иҗатын сөючеләр һәм өйрәнүчеләр, республикабызның яшь шагыйрләре, райондашлары, композиторлар, шәһәр хакимияте һәм Дәүләт Җыелышы вәкилләре, татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге катнашты.

Мәҗит Гафуринең шигырьләре укылды, әдипнең туганнары истәлекләре, хәтирәләре белән бүлеште. Чара әдипнең һәйкәленә һәм каберенә чәчкәләр салу белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100