Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан симфоник оркестры татар һәм башкорт әсәрләреннән концерт әзерләгән
Милли симфоник оркестр 7 апрель көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында чыгыш ясаячак.
Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры Казанда Татарстан һәм Башкортстан композиторлары әсәрләреннән концерт тәкъдим итә.
“Бу концерт ике республиканың академик югары сәнгать ягыннан бердәмлеген, Композиторлар берлекләренең хезмәттәшлеген күрсәтә”, - диде оркестрның генераль директоры Артур Назиуллин.
Милли симфоник оркестр 7 апрель көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында чыгыш ясаячак. Программада – Заһир Исмәгыйлевның “Салават Юлаев” һәм Нәҗип Җиһановның “Нәфисә” операларыннан увертюралар, Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан фрагментлар һ.б.
Татарстан композиторларыннан Рәшит Кәлимуллин, Леонид Любовский әсәрләре дә программага кертелгән.
Артур Назиуллин татар композиторлары әсәрләре кергән программаның премьера булуын әйтте. Шул ук программа алга таба Уфада да башкарылачак.
8 апрельдә дөнья музыкасының шедеврлары яңгыраячак. Солист – Артур Назиуллин. Ул дөньякүләм танылган кларнетист. Казанда махсус музыка мәктәбен тәмамлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз