news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Сабан туенда яңа рекорд куелган

Башкортстанның Акъяр авылында Сабантуйда иң зур курут әзерләү буенча Россиядә яңа рекорд куелды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Сабантуй-2023» бәйрәме кысаларында «Ҡорот байрамы» этно-фестивале узды. Районның һәр авыл җирлеге конкурс кысаларында башкортларның иң популяр милли ризыкларының берсе курут күргәзмәсен әзерләде.

«Хәйбулла йәйләүе» ишегалдында милли әчкелт сөт продуктын әзерләү һәм саклау процессын күрсәтте. Фестивальдә «Россиядә иң зур курут» ачыкланды. Курут 442,6 кг иде. Аны Россия Рекордлар китабы белгече теркәде.

Курутны киптереп махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хезмәткәрләргә җибәргәннәр.

  • Курут – сарык сөтеннән ясалган тозлы сыр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100