news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан режиссеры Кариев театрында «Ромео һәм Джульетта» спектаклен сәхнәләштерә

«Шекспир һәм аның кебек зур язучылар – даһилар. Әсәрләре белән эшләгәндә, дөньяны яңадан танып белү, үзең өчен көтелмәгән яклары белән ачу процессы бара», - диде Илсур Казакбаев.

19-20 октябрьдә 18:30 сәгатьтә Габдулла Кариев театры Уильям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Режиссёры – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры, Башкортстан Республикасының Шәехзадә Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев.

«Ромео һәм Джульетта» әсәрен куярга хыялланмаган театр бармы? Юктыр, мөгаен. Бәхетсез гашыйклар турындагы моңсу бу тарих, гасырларны кичеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без аны шулкадәр яхшы беләбез кебек. Әмма чыннан да беләбезме соң? Урта гасырлар Веронасы һәм андагы вакыйгалар нигә безне һаман да дулкынландыра? Кариев театры мәңгелек мәхәббәт тарихына яңа күзлектән карарга чакыра», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

«Спектакльләргә күп йөри торган, төрле театрларны күргән тамашачы «Ромео һәм Джульетта» фәлән театрда булды, дип әйтергә мөмкин. Имеш, нәрсә белән гаҗәпләндерә аласыз... Классика, чынлап та, күп куела. Шуңа карамастан, мин үзем өчен ниндидер яңа ачкыч таптым сыман. Шуны спектакльдә күрсәтә алсак, бик әйбәт булыр иде. Пьеса мәгънә ягыннан катлы-катлы, киң колачлы. Кем нәрсә күрергә тели, кемне нәрсә кызыксындыра, нинди авырткан урыннары бар – шуларны күрә», - диде режиссёр Илсур Казакбаев.

Аның фикеренчә, трагедия 400 ел элек язылса да, анда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль. «Шекспир һәм аның кебек зур язучылар – даһилар, әсәрләре белән эшләгәндә, дөньяны яңадан танып белү, үзең өчен көтелмәгән яклары белән ачу процессы бара. Классикага нәкъ менә шуңа күрә дә алынырга кирәк дип саныйм», - ди режиссер.

Спектакльнең иҗат төркеме:

Текст һәм тәрҗемә: Илдус Әхмәтҗанов (Казан), Резедә Гобәева (Казан).

Рәссам: Сергей Кретенчук (Санкт-Петербург).

Композитор: Магуля Мезинова (Уфа), GAUGA төркеме (Казан).

Хореограф: Ольга Даукаева (Уфа).

Ут буенча рәссам: Евгений Ганзбург (Санкт-Петербург).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100