Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан Республикасы татар конгрессы идарәсенең чираттагы җыелышы булды
Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге конференцияләр залында Башкортстан Республикасы татар конгрессы идарәсенең чираттагы җыелышы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыелышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
• Быелгы яртыеллыкта башкарылган эш турында хисап.
• Язучы-шагыйрьләр, республиканың татар иҗат берләшмәләре белән эшләү комиссиясе җитәкчесе Дилбәр Әхтәмованың доклады.
• Татар конгрессы рәисе Заһир Хәкимов чыгышы, ул «Бердәмлектә көч» республика форумына әзерлекнең барышы, шулай ук татар конгрессының булачак съезды турында сөйләде. Съезд киләсе елда узачак һәм оешманың 30 еллык юбилеена багышланачак, дип билгеләп үтелде.
• Дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы үтенечнамәне хуплау карары (бертавыштан кабул ителде).
Җыелышка Салават, Стәрлетамак шәһәрләреннән, шулай ук Кушнаренко һәм Бүздәк районнарыннан килгән Башкарма комитет әгъзаларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Аларның уртак эш хакына ерак араларны үтеп килүе команданың бердәмлеген һәм җаваплылыгын ачык дәлилли, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз