news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Республикасы курчак театры өчен белгечләрне Санкт-Петербургта максатчан укыта

Башкортстан Республикасы курчак театры өчен белгечләрне Санкт-Петербургта максатчан укыта
фото: Рәмис Нәҗмиев, "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

Башкортстанда Россия Дәүләт сәхнә сәнгате институты һәм Башкортстан һәм Россия Мәдәният министрлыклары белән берлектә «Театр кукол под ключ» дип аталган проект гамәлгә куелган.

«Без Санкт-Петербургта режиссерлар, театр белгечләре, продюсерлар, рәссамнар һәм артистлар әзерлибез. Яшьләрне Уфадан җыеп озатабыз да, алар укып кайтып коллективка кушылалар», - диде Башкорт дәүләт курчак театры директоры Альбер Имаметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә «Шомбай fest» фестивале ачылу тантанасында.

«Бу максатчан укыту, балалар бюджет урыннарында бушка укый. Үткән ел режиссёр һәм рәссам җибәрә алдык. Быел актерлар җыябыз, конкурслар узды инде. 10лап кеше җибәрербез дип торабыз. Алар белән килешү төзелә. Кадрлар резервы булырга тиеш», – диде ул.

Максатчан укытылган яшьләр укуларын тәмамлагач килешү нигезендә ким дигәндә 5 ел Уфа дәүләт курчак театрында эшләргә тиеш була. «Без аларга стипендия түлибез, юлларын түлибез, тулай торакларына түлибез. Практиканы театрда үтәчәкләр», – ди директор.

Альберт Имаметдинов аңлатуынча, бу аерым милли курс түгел. Әмма тел белән шөгыльләнергә Башкортстаннан педагог җибәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100