news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан мөселманнарының XXI җыены узды

Башкортстан мөселманнарының XXI җыены узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Башкортстанның Чишмә районы республика мөселманнарының XXI җыенын кабул итте. Форум күренекле мәгърифәтче, төбәкнең беренче имамы – хаҗи Хөсәенбәк истәлегенә багышланды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Дин әһелләрен, җәмәгатьчелек вәкилләрен, район халкын һәм кунакларны берләштергән чара чын мәгънәсендә бәйрәм рухында үтте, төбәкнең мәдәни тормышында истәлекле вакыйгага әверелде.

Чишмә районының әлеге күркәм чараны үткәрү урыны итеп сайлануы очраклы түгел. Хөсәенбәк тарихы Башкортстанның рухи мәдәнияте формалашу белән тыгыз бәйләнгән. Моннан якынча җиде йөз ел элек Төркестанның мәшһүр суфи галиме Әхмәд Ясәви кушуы буенча бу җирләргә килгән Хөсәенбәк гомерен мәгърифәтчелек һәм әхлакый идеалларны вәгазьләүгә багышлаган. Мәккәгә хаҗ кылып, замандашларының олы хөрмәтен казанган зат 1344 елда Чишмәдәге Акзират каберлегендә мәңгелек йортын тапкан.

Борынгы риваятьләр буенча, 1393-1394 елларда бу җирләрдә кышлаган гаскәр башлыгы Аксак Тимер боерыгы белән аның кабере өстендә мәһабәт төрбә төзелә, ә кабер ташын 12 үгез белән Төркестаннан китерәләр. Безнең көннәрдә Хөсәенбәк төрбәсе – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты. Ерак түгел урнашкан Турахан төрбәсе белән берлектә ул уникаль архитектура ансамблен тәшкил итә һәм киләчәктә төзеләчәк Евразия күчмә цивилизацияләр музееның бер өлеше булачак.

Җыен көнендә Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин җитәкчелегендәге хөрмәтле кунаклар, Хөсәенбәк төрбәсендә булып, изге затка дога кылды.

Программа район мәдәният сараенда дәвам итте. Пленар өлештә катнашучыларга Хөсәенбәкнең тормышы һәм мирасына багышланган тирән эчтәлекле документаль видеоязма тәкъдим ителде. Проектның авторы – Наилә Собхангулова.

Тарихи һәйкәл тирәсендәге инфраструктураны үстерү карары барлык халык һәм хаҗилар өчен шатлыклы яңалык булды.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үтүенчә, төбәк бюджетыннан 79,7 миллион сум акча бүленәчәк. Проект кысаларында өч төп участокта: Тәҗрибә (1,8 чакрым), Тимер юл урамнарында (930 метр) һәм турыдан-туры Акзиратка илтүче юллар ремонтланачак.

Төзекләндерү эшләрен 2027 елның 1 июленә кадәр тәмамлау күздә тотыла, бу исә изге урынга баруны һәркем өчен уңайлы итәчәк.

Республиканың төрле почмакларыннан килгән дистәләгән бала һәм яшүсмерне берләштергән «Мин исламны танып беләм» республика Коръән укучылар бәйгесе көннең үзенчәлекле һәм илһамландыргыч этабы булды. Быел оештыручылар яңалык кертеп, катнашучыларның тарих һәм мәдәният нигезләрен белүен тикшерү өчен язма тест үткәрде. Ел дәвамында тәҗвид һәм Коръән укуны үзләштергән балалар сәхнәдә югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Җиңүчеләрне иң кечкенә катнашучылардан (4-6 яшь) алып 13-15 яшьлек үсмерләргә кадәр җиде яшь номинациясендә билгеләделәр. Бәләбәй шәһәреннән килгән алты яшьлек Зөләйха Амонова Гран-прига һәм Баш мөфтинең махсус бүләгенә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot