news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин: Татар, башкорт - мөселман халкы, алар дус яшәргә тиеш

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан «Изге Болгар җыены» чарасында татар блогеры Фәгыйлә Шакировага татар халкы тарихын, кыйммәтен ислам дине белән бәйләве турында фикерен белдергән.

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин: Татар, башкорт - мөселман халкы, алар дус яшәргә тиеш
Салават Камалетдинов/архив

Болгар җыены чарасының узуы бик куандыра, чөнки мондагы халык үзенең тарихын хөрмәт итә. Татар халкы үзенең барлыгын, тарихын, кыйммәтен ислам дине белән бәйли. Һәм Аллаһы Тәгалә бәрәкәтен бирә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхәбәләренең берсе Гомәр Ибн әл-Хаттаб әйткән: «Безгә Аллаһы Тәгалә ислам дине аркылы көч, кодрәт бирде», - дигән.

Башкортстаннан Болгар җыенына зур делегация килде, без Татарстан Диния нәзарәте белән яхшы мөнәсәбәттә. Кунакка йөрешеп торабыз, Аллага шөкер. Татарлар, башкортлар - мөселман халкы, алар дус яшәргә тиеш. Без - күрше тугандаш халык, кайвакыт бер халык дип тә уйлап була. Безнең күршеләр - татар халкы өчен куанам, чөнки ислам дине татар халкына бөеклек бирә, аны бердәм итә һәм башка мөселман халкы белән дә берләштерә, сез динне югары дәрәҗәдә тотасыз. Күп әйберләрдән үрнәк алырга һәм өйрәнергә кирәк.

Ислам дине булганга тазалык, чисталык, хөрмәт бар, олыларга, балаларга мәдәни-дини тәрбия бирелә. Татар халкын котлыйм, молодцы! Алга таба да динегезне саклап, үстереп, таратып яшәргә насыйп булсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100