news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Милли симфоник оркестры Татарстанга традицион гастрольләргә килә

Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры Татарстанга чираттагы гастрольләренә килә.

«Оркестр 30 гыйнварда Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында, 31 гыйнварда Чаллының Орган залында, 1 февральдә Түбән Каманың Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә концерт бирәчәк», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Концертларда Клод Дебюссиның Кларнет һәм оркестр өчен рапсодиясе, Тору Такэмицуның Кларнет һәм оркестр өчен фантазмы, Александр Скрябинның «Божественная комедия»се яңгыраячак.

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Милли оркестрның Татарстанга традицион концертларын ике тугандаш халыкның тарихи дуслыгын һәм мәдәни багланышларын ныгыта торган чара дип белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot