news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан милли симфоник оркестры Татарстанга гастрольләр белән килә

Башкортстан милли симфоник оркестры Татарстанга гастрольләр белән килергә ниятли. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Түбән Камада симфоник оркестр концерты 29 гыйнварда 17.00 сәгатьтә – музыка көллиятендә, Казанда 30 гыйнварда 18.30 сәгатьтә - С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, Чаллыда 31 гыйнварда 18.30 сәгатьтә Орган залында була.

Башкортстанның төп оркестрын һәрвакыт бик җылы кабул итүче классик музыка яратучыларга Клод Дебюсси һәм Ян Сибелиусның сирәк башкарыла торган шедеврлары кергән программа тәкъдим ителәчәк. Башкортстан милли симфоник оркестрының Татарстанга әлеге гастрольләре соңгы ике елда алтынчысы булачак, дип хәбәр итте агентлыкка оркестрның матбугат секретаре Лара Шипанова.

Оркестр баш дирижер, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Дмитрий Крюков җитәкчелегендә чыгыш ясаячак. Солисты – танылган кларнетчы, Башкортстан милли симфоник оркестрының генераль директоры, Башкортстан Республикасының халык артисты Артур Назиуллин.

«Ике күрше республика – Башкортстан һәм Татарстанның иҗади хезмәттәшлеге академик музыка һәм югары мәдәният өлкәсендә сыйфатлы диалог булдырырга мөмкинлек бирә, ә оркестрның кунакчыл Татарстандагы һәр яңа концерты – зур дуслыкка таба бер адым ул», - дип искәртә Артур Назиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100