news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Милли музеенда «Татар мирасы: ата-бабалардан – оныкларга» күргәзмәсе ачыла

Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Россия халыкларының күптөрлелеге» музей акциясе кысаларында яңа күргәзмә ачыла. Экспозиция татар халкының бай тарихына һәм мәдәниятенә багышланачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хәбәр итте.

Күргәзмә 11 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә ачыла. Экспозициядә татар халкының үзенчәлекле мәдәни мирасы, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре һәм тормыш-көнкүреше белән бәйле экспонатлар тәкъдим ителәчәк.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге

news_right_1
news_right_2
news_bot