Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан, Марий Эл һәм Чувашиядә дошман БПЛАлары бәреп төшерелде
Узган төндә Россия төбәкләре территориясендә 328 БПЛА юк ителде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә. Украина пилотсыз очкычлары бәреп төшерелгән төбәкләр арасында – Башкортстан, Чувашия һәм Марий Эл республикалары.
«Узган төндә, 24 июльдә Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 25 июльдә Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Киров, Курск, Липецк, Түбән Новгород, Орлов, Ростов, Рязань, Самара, Саратов, Тула, Ульяновск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Чувашия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Башкортостан Республикасы, Калмыкия Республикасы территорияләрендә һәм Азов диңгезе акваториясендә 328 Украина пилотсыз очу аппаратын тотып алды һәм юк итте», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз