Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан «Китап» нәшрияты «Кызыл мәйдан» Китап фестивалендә көмеш дипломга лаек булды
Мәскәүдә узган IX «Кызыл мәйдан» Китап фестивалендә Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшрияты да катнашты. Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган китап программасында нәшрият берничә дипломга лаек булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Нәшриятның матбугат хезмәтендә агентлыкка хәбәр итүләренчә, Айгөл Камалиеваның «Магия башкирского тамбура» китабы өчен көмеш диплом белән бүләкләнгән.
Нәшрият шулай ук әлеге китапны бастырып чыгарган һәм Россиядә яшәүче халыкларның мәдәниятен, традицияләрен, тарихын саклауга өлеш керткән өчен Россия Халыклар йортының Рәхмәт хатына лаек булды. Югары һөнәри осталык һәм Россиянең этномәдәни байлыгын популярлаштыруга сизелерлек өлеш керткән өчен тагын бер Рәхмәт хатын Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Семигин имзалады.
«Коллектив хезмәтен шулай югары бәяләүләре куандыра, укучыларыбызны алга таба да сөендерүне дәвам итәчәкбез», - дип искәрттеләр нәшриятта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз