Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан һәм Татарстан уртак фильм төшерергә планлаштыра
«Башкортстан» киностудиясе Татарстанның «Татаркино» оешмасы белән хезмәттәшлекне ныгытырга ниятли. Хәзер республикалар уртак эш турында сөйләшүләр алып бара. Бу хакта Казан кинофестивале йомгаклары буенча матбугат конференциясендә А. Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе директоры Юнир Әминев әйтте.
«Копродукциядә эшләп карыйсы килә. «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова белән сөйләшүләр алып барабыз инде. Әлегә уртаклык тапмадык, шулай да якын арада берәр нәрсә уйлап табарбыз дип ышанам. Башкортстан һәм Татарстан – тугандаш республикалар, безнең телләребез, менталитет һәм мәдәниятләр охшаш. Һәм алар арасында копродукция эше – вакыт мәсьәләсе генә», – дип ышана ул.
Юнир Әминев якын киләчәктә А.Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе һәм «Татаркино» хезмәттәшлекне киңәйтә алыр дигән ышаныч белдерде.
«Республика ярдәме белән киләсе елга без 50 миллионга үзебезнең Кино фонды төзергә планлаштырабыз, шуңа күрә Башкортстанда кино җитештерүенең сыйфаты да, кино продукты саны да артыр дип ышанам», — дип йомгаклады белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз