news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Дәүләт Җыены башлыгы Константин Толкачев вафат

74 яшендә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены-Корылтае Рәисе Константин Толкачев вафат булды. Бу хакта Дәүләт Җыены матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Константин Борисович Толкачев 1953 елның 1 маенда туган. 1977 елдан 1996 елга кадәр башта СССР, аннары РФ Эчке эшләр министрлыгы системасында җитәкче вазифаларын башкара. 1996 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын җитәкли. 1999 елда БР Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты итеп сайланды, берничә тапкыр кабат сайланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot