news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Милли симфоник оркестрының Татарстанда гастрольләре тәмамланды

Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрының Татарстанда гастроль туры тәмамланды. Ул IV Кышкы фестиваль кысаларында узды, өч концерт булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Өч концерт, Бөек композиторлар Скрябин һәм Чайковский музыкасыннан өч көн искитәрлек хис-кичерешләр һәм өч матур, дустанә шәһәр - Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Кама. Татарстанның тугры тыңлаучыларына җылы кабул итүләре, алкышлары өчен рәхмәт белдерәм!» - дип язды Милли симфоник оркестрның генераль директоры, Башкортстанның халык артисты Артур Назиуллин Телеграм-каналында.

Искәртик, Башкортстан Милли симфоник оркестрының IV Кышкы фестивале 1-22 декабрьдә уза. Быел ул бөек рус композиторы Александр Скрябинның 150 еллыгына багышланган. Бу юлы фестиваль 10 концертны берләштерә, шуларның өчесе Башкортстан шәһәрләрендә (Күмертау, Бөре һәм Ишембай), Уфада дүрт концерт була һәм Татарстан шәһәрләрендә өч гастроль концерты узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100