news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев «Дуслык» ордены белән бүләкләнгән

Россия Президенты Владимир Путин танылган блогер, җәмәгать эшлеклесе һәм альпинист Рөстәм Нәбиевне «Дуслык» ордены белән бүләкләгән. Бу хакта «Башинформ» Башкортстан блогерының социаль челтәрләрдәге мәгълүматына сылтама белән хәбәр итә.

«Мин спорт вәкиле буларак, үз экспедицияләремнең безне берләштерүен һәм кешеләр арасындагы элемтәне саклавын күрсәтәм. Россиядә милләтләр күп, шулай ук мине башка илләрдән ун меңнәрчә спортчы күзәтә һәм минем эшчәнлегем кешеләрне мотивацияли. Шулай ук ул халыклар арасында татулык, дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара аңлашуны ныгыта. Бу бүләк өчен рәхмәтемне белдерәм һәм Туган илемнең вәкиле булуыма шатмын», - дип язган Рөстәм Нәбиев.

  • Рөстәм Нәбиев Омскида Һава десанты гаскәрләренең уку үзәге казармасы ишелгәндә исән кала. Ул аяксыз калган, әмма тормышка мәхәббәтен югалтмаган. Ул спорт рекордлары куя һәм иң биек тауларга менә.
news_right_1
news_right_2
news_bot