Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан Башлыгы Татарстанны «икътисади яктан җитез» күрше дип атады
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Ведомости» газетасына биргән интервьюсында кадрлар кытлыгы һәм инвестицияләргә бәйле вазгыять хакында сөйләгәндә Татарстанны да искә алды, безнең республиканы «икътисади яктан җитез» күрше дип атады.
«Без Свердловск, Чиләбе, Самара өлкәләре, Татарстан кебек икътисади яктан күпкә җитез күршеләребезгә караганда бераз соңрак башладык», - диде Хәбиров, бүгенге көндә төбәкнең хезмәт ресурслары аркасында инвестицион җәлеп итүчән булуын искәртеп.
Башкортстан Башлыгы сүзләренчә, әгәр биш ел элек кешеләр килеп, эш юк дип зарланса, шушы вакыт эчендә вазгыять тамырдан үзгәрде.
«Бизнесның билгеле бер төре өчен хезмәт ресурсларының булуы бездә эшләү өчен сәбәп булып тора, чөнки Башкортстанда кешеләр бар», - диде Хәбиров.
Ул инвестицияләргә бәйле вазгыятьне «начар түгел» диде: 5 ел эчендә Башкортстанда инвестицияләр 52 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз