news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфа мэры Өлфәт Мостафинны искә алды

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфа мэры Өлфәт Мостафинны искә алды
Фото: Радий Хәбировның телеграм-каналы, https://www.bashinform.ru

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2018-2020 елларда Уфа администрациясен җитәкләгән Өлфәт Мостафинны искә алды, дип хәбәр итә «Башинформ».

«Бүген Өлфәт Мансурович безнең арадан киткәнгә өч ел, — дип язган Радий Хәбиров үзенең телеграм-каналында. - Югалту ачысы бераз басылды, һәм без Башкортстан һәм Уфаның актив, игелекле кешесе, патриоты турында җылы истәлекләр белән яшибез. Рухы шат булсын».

Үз сәхифәсендә республика җитәкчесе Өлфәт Мостафинның әнисе йорты каршындагы эскәмиядә утырып төшкән фотосын урнаштырган.

«Ә Өлфәт Мансуровичның әнисе Миләүшә апаның өе янындагы бу эскәмиядә без һәрвакыт утыра идек һәм ул безне озатып кала иде. Инде Миләүшә апа да юк. Ә капка төбендәге эскәмияләр безнең өчен шулкадәр әһәмиятле иде. Бу безнең әти- әниләребез, кече ватаныбыз, хәтеребез», - дип өстәгән Радий Хәбиров.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, быел 7 октябрьдә Чакмагыш районы Иске Бәшир авылында Өлфәт Мостафин истәлегенә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Объект составында мини-футбол, баскетбол, волейбол, хоккей өчен универсаль мәйданчык, тренажерлар белән мәйданчык һәм мобиль киенү бүлмәсе каралган. Проектны гамәлгә ашыруга «Башнефть» ярдәме белән социаль максатчан программалар фонды тарафыннан 11 млн сум бүлеп бирелгән.

Өлфәт Мостафин 2020 елның 29 октябрендә пневмония һәм ковид китереп чыгарган авыру белән 35 көн авыр көрәштән соң вафат булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100