news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров композитор Рим Хәсәновны юбилее белән котлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров композитор Рим Хәсәновны юбилее белән котлады
https://www.bashinform.ru/

Бүген, 30 ноябрь көнне, «Башкортстан» концертлар залында композитор, Башкортстанның халык артисты, Уфаның мактаулы гражданины Рим Хәсәновның юбилей кичәсе булды. Аны котларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров килде, дип хәбәр итә «Башинформ».

«Хөрмәтле Рим Мәхмүтович, кадерле дуслар, мин бүген бу искиткеч юбилей кичәсенә килми кала алмадым. Без халкыбызның бөек улына, маэстрога зур рәхмәт әйтергә тиеш. Сезнең янга килгәндә җырлар исемлеген карадым әле. Безнең буын «Кышкы романс», «Өфе юкәләре», «Юкка түгел» кебек сезнең җырларда тәрбияләнде. Сез миңа бүләк иткән флешка өчен мин бик рәхмәтле. Хәзер мин районнарда йөргәндә һәрвакыт сезнең көйләрне тыңлыйм», – диде ул.

Радий Хәбиров Рим Хәсәновны «бөек музыкант» дип атады. «Сезнең жанр җырлар гына түгел. Бу, гомумән, зур музыка катламы. Сезнең иҗатыгыз бүген барлык башкортстанлыларны - биредә бу залдагыларны һәм безнең зур республикабызда яшәүчеләрне берләштерә. Ихлас ихтирам, олы рәхмәт хисләре белән котлыйм Сезне!», – диде Радий Хәбиров һәм юбилярга картина бүләк итте.

Рим Хәсәнов республика башлыгына рәхмәт белдерде. «Радий Фәритович, Ватаныбыз өчен һәлак булганнар истәлегенә мемориалны ачкач, мин шаккаттым. Бөтен дөньяга танылырга лаек генерал Шәйморатовка да. Рәхмәт сезгә!» - диде юбиляр.

Рим  Хәсәнов романслар, симфоник, театр, камера-инструменталь һәм хор әсәрләре авторы, театр, радио, телевидение һәм кино өчен музыка иҗат итә. Бу көнне концерт өчен маэстро репертуарыннан иң популяр җырлар сайланган.

«Мәңгелек романс» программасында башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары: БР халык артистлары Гөлчәчәк Шәрипова, Идрис Газиев, Айгөл Сагынбаева, Нәзифә Кадыйрова, Азамат Тимиров, Әлфия Юлчурина, Фадис Ганиев, Артур Назиуллин, БР атказанган артистлары Альберт Салаватов, Дияна Ишниязова, Заһир Исәнчурин, Гөлсем Бикбулатова, Илшат Мөслимов, шулай ук Алмаз Хөсәенов, Рафис һәм Алмас Сирусиннар, Әлим Каюмов, Альберт Якупов һәм Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле чыгышлары булды, диелә хәбәрдә.

  • Рим Хәсәнов — композитор, 400дән артык җыр, баллада һәм романслар авторы, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины, Композиторлар берлеге һәм Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100